Предприятиеләрдә 328 дән 613 очрак теркәлгән.
Татарстанда предприятиеләрнең яңа антирейтингы бастырылган. ТРның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе мәгълүматлары буенча, Чаллыда юлда кагыйдәләрне даими бозучы биш компания бар.
«Райз» компаниясенә ел башыннан 10 ай эчендә 613 бозу теркәлгән. Исемлектә икенче урында – «Детали машин» (589 эпизод), өченчедә - «Стройтехлидер» (384 бозу). Антирейтингка шулай ук «Европлан» (333 факт) һәм «Кранспецкама» (328 эпизод) кергән.
Нет комментариев