Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллы мәдрәсәсе шәкертләренә мобилизациядән кичектеререлү биреләме?

Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан, без шәһәрнең “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән элемтәгә кердек.

5 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин мобилизациядән кичектерү турында указны имзалаган иде. Аның нигезендә, хәрби операциядән азат ителүче гражданнар исемлегенә дини белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, ягъни шәкертләр дә кертелде. Чаллы мәдрәсәләрендә белем алучылар да мондый хокуктан файдалана аламы? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан, без “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев белән элемтәгә кердек. 

“Безгә әлегә бу хакта аерым бер сүз дә әйтүче булмады. Көндезге бүлектә укучы мәдрәсә шәкертләре алар, дөрестән дә, армия хезмәтеннән кичектерелеп торалар. Бу указ, минемчә, әлеге канунны ныгытыр гына дип уйлыйм”, - диде дин әһеле.

Бүгенге көндә “Ак мәчет” мәдрәсәсенең көндезге бүлегендә 27 шәкерт белем ала. Укулар 1 сентябрьдә башланган. Рөстәм Шәйхевәлиев белдерүенчә, кабул итү комиссиясе инде күптән үз эшен тәмамлаган һәм өстәмә рәвештә беркемне дә укырга алмаячаклар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз