Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллы мөселманнары изге җирләргә китте

«Бүген Рәхмәт тавына килдек. Кеше бик күп, эссе», - дип хис-тойгылары белән уртаклашты безнең белән телефон аша Чаллы имамы.

4 июньдә Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортыннан Татарстан мөселманнарыннан торган 49 кешелек төркем Хаҗ сәфәренә кузгалды. Аларның 35е Чаллыдан. Мәккә һәм Мәдинә калаларында дин кардәшләрне шәһәрнең “Җәмигъ” мәчете имамы, тәҗрибәле инструктор Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов озатып йөриячәк. Ул аларга юл күрсәтүдән тыш, гыйбадәтләрне дөрес итеп башкарырга өйрәтәчәк,  вәгазьләр сөйләячәк. 

“Изге җирләргә исән-имин генә килеп урнаштык, инде Гомрә (кече хаҗ) гыйбадәтләрен дә үтәргә өлгердек. Ул «Әл-Хәрам» мәчетендә башкарыла. Һәм бу гамәлләрне кылу өчен 4-5 сәгать вакыт та җитә. Ә Олы хаҗ Мина үзәнлегендә яшәүне, Гарәфә тавы итәгендә тәүбә кылуны, Мөздәлифә үзәнлегендә төн кунуны, Җәмәрат диварларына таш атуны да үз эченә ала. Иң мөһиме – аны үтәү мөмкинлеге булган һәр кешегә фарыз булып тора. Хәзер инде шушы гыйбадәтләрне кылырга әзерләнәбез. Моннан тыш экскурсияләргә дә йөрибез. Бүген менә Рәхмәт тавына килдек. Кеше бик күп, эссе”, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты безнең белән Чаллы имамы. 

Барлыгы 2024 елда «ДУМ РТ Хаҗ» операторы аша Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылачак. Соңгы төркем 10 июньдә китәчәк. Татарстанга хаҗилар 22 июньдә кайта башлаячак. Чаллы мөселманнары кире юлга 26 июньдә кузгалачак.

фотода: Дин кардәшләребез Рәхмәт тавы янында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай