Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыда ифтар җыелмаларын мохтаҗларның өйләренә китереп бирәләр

Бүген Изге Рамазан аеның 11 көне.

Чаллының ГЭС мәхәлләсе мәчете дин әһелләре ифтар ашларына килә алмаучылар өчен махсус азык-төлек җыелмалары булдырды. Аларны көн дә әлеге бистәдә яшәүче мохтаҗларның өенә илтеп бирәләр.

“Арабызда авыз ачу мәҗлесләренә йөри алмаучы өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, мохтаҗлар бар. Аларның да тормышларына бераз булса да ямь өстисе, куандырасы килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ураза тотучының ике сөенече бар: берсе авыз ачканда булса, икенчесе исә – Раббысы белән очрашкач!» – дигән бит. Шуңа да һәр ифтар саен яннарына барып, сөендереп кайтырга тырышабыз”, – ди мәчетнең имам-хатыйбы, “Болгар” хәйрия фонды директоры Габдерәшит хәзрәт Курмалеев.

Бу хакта тулырак “Шәһри Чаллы” газетасының алдагы саннарыннан укый алырсыз.

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай