Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллының “Ихлас” мәчете ифтар мәҗлесләре оештырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә

«Ураза тоткан кешене ашатучыга үзенә дә көн буе әлеге гамәлне кылган кебек савап языла», - ди дин әһелләре.

Изге Рамазан аена да күп калмады. Төгәлрәк әйтсәк, 23 мартта таң беленгәнче, без уразага керергә тиеш булабыз. Белгәнебезчә, Рамазан - ул саваплар арттырылып языла торган хәерле гамәлләр ае да әле. Шуңа да бу чорда һәркем күбрәк игелекле эшләр кылып калырга ашыга. 

Чаллының “Ихлас” мәчете исә милләттәшләребезгә әнә шундый мөмкинлек тәкъдим итә. Төгәлрәк әйтсәк, биредә кардәшләребездән ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен гаризалар кабул итәләр. Ураза тотучыларга авыз ачтырырга теләүчеләр 8-987-421-27-30 тф номеры буенча шалтыратып языла алалар. 

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм дә үзе яшәгән заманда сәхәбәләргә рамазан аенда ураза тотучы кешеләрне мәҗлескә җыеп авыз ачтырырга кушкан. «Авыз ачтырган кеше, - ди ул, - муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр. Аллаһы Тәгалә аның белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкар. Ураза тоткан кешегә авыз ачарга бер җәннәт җимеше яисә баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһы Тәгалә ураза тоту савапларын бирер, сусаганга эчерүчене гарасат мәйданына чакырмас», - дигән.

"Шулай ук, ураза тоткан кешене ашатучыга үзенә дә көн буе әлеге гамәлне кылган кебек савап языла", - ди дин әһелләре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай