Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллыда мохтаҗларга ифтар җыелмаларын илтеп бирәләр

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ураза тотучының ике сөенече бар: берсе авыз ачканда булса, икенчесе исә – Раббысы белән очрашкач!» – дигән бит. Шуңа да һәр ифтар саен яннарына барып, сөендереп кайтырга тырышабыз», – ди дин әһеле.

Изге Рамазан ае тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара. Чаллы мәчетләрендә әле дә ифтар ашлары уздырыла. Шәһәрнең ГЭС мәхәлләсе мәчете дин әһелләре исә авыз ачтыру мәҗлесләрен уздыру белән генә чикләнеп калмый, ә махсус ифтар өчен азык-төлек тупланмалары булдырып, бистәдә яшәүче мохтаҗларның өенә дә илтеп бирә. Бу эш белән нигездә мәчетнең имам-хатыйбы, “Болгар” хәйрия фонды директоры Габдерәшит хәзрәт Курмалеев шөгыльләнә (астагы рәсемдә). 


“Арабызда авыз ачу мәҗлесләренә йөри алмаган чал чәчле өлкәннәребез, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, мохтаҗлар бар. Аларның да тормышларына бераз булса да ямь өстисе, куандырасы килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ураза тотучының ике сөенече бар: берсе авыз ачканда булса, икенчесе исә – Раббысы белән очрашкач!» – дигән бит. Шуңа да һәр ифтар саен яннарына барып, сөендереп кайтырга тырышабыз”, – ди дин әһеле.
Ифтар мәҗлесләренең мөһимлеге һәм "Болгар" хәйрия фондының башка проектлары турында “Шәһри Чаллы” газетасының 29 апрель саныннан укый алачаксыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай