Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гарәфә көнендә ураза тоту өчен сәхәр һәм авыз ачу вакытлары, ният догасы

Гарәфә көнендә тоткан ураза өчен, Аллаһ үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын кичерер.

Иртәгә (15 июнь) зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне.  Бу көн Гарәфә көне дип атала. Чөнки хаҗилар бу вакытта хаҗның иң мөһим өлешен үтиләр – Гарәфә тавында торалар. Әгәр бу көнне гыйбадәт кылып, догалар укып һәм тәүбә сорап үткәрмәсәң, хаҗ үтәлгән булып саналмый.

"Хаҗда булмаган кешеләр исә бу көнне ураза тотсалар бик зур савапларга ирешерләр", - ди дин әһелләре.

Гарәфә көненең фәзыйләтләре турында Аллаһ Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Гайшә (Аллаһ аңардан разый булса иде!) тапшырган хәдисе бар: Аллаһның Үз колларын Тәмуг утыннан Гарәфә көненнән дә күбрәк коткарган башка көне юк. Чынлап та, Аллаһ (Ул Изге һәм Бөек), (Үз колларына) якынлаша, һәм фәрештәләр каршында алар белән мактана. 
Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм тагын шулай дигән: “Гарәфә көнендә укылган дога – иң яхшы дога” (Тирмизи). 
Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: “Гарәфә көнендә тоткан ураза өчен, Аллаһ үткән ел һәм киләсе ел гөнаһларын кичерер дигән өметтәмен ...” (Мөслим). 

Гарәфә көнендә ураза тоту өчен 15 июньдә төнге сәгать 00:45 минутка кадәр сәхәр ашарга кирәк. Авыз ачу - 20:18 сәгатьтә. (Әлеге вакытлар Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр өчен)

Зөлхиҗә аенда Гарәфә көнендә уразага кергәндә укыла 

Сәхәр вакытында укыла торган дога:
Нәуәйтү ән-әсуума саума шәһри зульхиҗҗә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгәлә
Татарчасын укырга да ярый: «Иләһи ният кылдым, Аллаһ ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр, Зөлхиҗҗә ае уразасын тотмакка»

Авыз ачканда укыла торган дога:

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Моннан тыш, 15, 16, 17, 18, 19 июнь — Тәшрик көннәре булып тора. Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап, зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (19 нчы июнь) кертеп, 23 фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд” дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай