Мәүлид ае башлана. Аны ничек үткәрәләр?
Мәүлид кичәсе – бик күркәм вакыйга. Ул бер көн генә үткәрелми, ә тоташ ай буе дәвам итә.
23 августта, кояш баеганнан соң мәртәбәле Рабигыль-әүвәл ае керә. Ул 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу айның 11,12нче көннәре – Мәүлид бәйрәме кичәсе һәм көне. Рабигыль әүвәл аеның 11ендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган, 12сендә вафат булган.
Мәүлид кичәсе – бик күркәм вакыйга. Ул бер көн генә үткәрелми, ә тоташ бер ай буе дәвам итә. Бу чорда дин кардәшләребез, хәлдән килгәнчә, туганнарын, якыннарын табынга җыялар. Анда, гадәттә, Мәүлид укыйлар. Җомга көннәрне Пәйгамбәргә атап вәгазьләр сөйлиләр.
Бу көннәрдә Пәйгамбәребезне мактап язылган шигырьләр дә яңгырый, Аның тормышындагы могҗизалар, кызыклы вакыйгалар искә алына. Табында утыручылар бергәләп күп итеп салаватлар әйтәләр. Шулай ук Пәйгамбәребезгә атап догалар кылу, Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү дә бик саваплы.
Салават сүзләрен бу рәвешле әйтергә мөмкин: “Аллааһүммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәд” (Мәгънәсе: “Йә, Раббым, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне ирештер”).
“Мәртәбәле ай уңаеннан Чаллы мәчетләрендә дә вәгазьләр укылачак, чаралар оештырылачак. Шулай ук бу көннәрдә ураза тоту да бик саваплы булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә тормышы дәвамында атнаның дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бу гамәлне кыла торган булган. Без аның үрнәгендә гомер итсәк Аллаһка тагы да якынаербыз ”, - дип белдерде редакциябезгә Чаллы шәһәре иимам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев