Намаз укымаган кеше ураза тота аламы?
Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов җавап бирде.
Изге Рамазан аена санаулы гына көннәр калды. Әлеге кадерле кунакны без быел 28нче февральдә кояш баеганнан соң көтәбез. Бу кичтә мәчетләрдә тәүге тәравих намазы укылачак. 1 март таңын инде бар мөселман өммәте уразалы килеш каршылаячак. Бу хакта республикабызның Диния нәзарәте хәбәр итә. Гадәттәгечә, ел да бу чорда газета укучыларыбыздан уразага кагылышлы сораулар килеп ирешә. Моны истә тотып, без аларга алдан ук ачыклык кертергә булдык. Иң күп кызыксыну уяткан сорауларның берсе – намаз укымаган кеше ураза тота аламы?
Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов:
– Кем дә булса, намазга басмаган килеш уразага керә икән, тотсын. Бәлкем, ул шушы гыйбадәте аша киләчәктә иман юлына басар. Чөнки ул Рамазанда иртә белән сәхәр ашый, дога кыла, күңеле белән Аллаһка якыная. Мәчеткә килеп, гает вәгазен тыңлый. Адәм баласының кайсы гамәле кабул буласын Аллаһы Тәгалә генә белә. Шуңа кешене уразадан тыярга беркемнең дә хакы юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев