Шәгъбан ае фазыйләтләреннән мәхрүм калмыйк
Бу айны ничек уздырырга?
19 январьда, кояш баеганнан соң, мөселман календаре буенча Шәгъбан ае башланды. Ул ислам кануннары буенча яшәүчеләр өчен мөбарәк булган өч айның берсе. Шәгъбан Рәҗәб аеннан соң килеп, изге Рамазан якынлашуын искәртә, аңа рухи яктан әзерли. Бу хакта безгә Тукай районы имам-мөхтәсибе, Чаллы шәһәренең «Ихлас» мәчете имам-хатибы Инсаф хәзрәт Сәүбәнов сөйләде.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Рәҗәб ул – Аллаһы Тәгаләнең ае, Шәгъбан – минем ай, Рамазан – өммәтемнең ае!», – дип әйткән. Шуңа күрә мөселманнар Шәгъбан аенда ураза тотарга, изгелекләр кылырга, күп итеп Коръән укырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышалар.
Бу айда изге кичә дә бар. Ул да булса – Бәраәт кичәсе. Быел ул 2 февральдә кояш баегач башлана һәм 3 февраль таң атканчы дәвам итә.
Бу вакыт аралыгында Аллаһтан күп тапкырлар гөнаһларыбыз өчен ярлыкау сорарга, хәерле гомерләр теләп догада булырга кирәк. Чөнки бу төндә кешеләрнең бер еллык гамәл дәфтәрләре алышына. Алар Кыямәт көнендә Аллаһ хозурына бирелеп, үлчәүләргә салына. Һәм кайсы авыр килүенә карап, кешенең җәннәткә яки җәһәннәмгә эләгүе хәл ителә.
Хәдистә килгәнчә, Аллаһы Тәгалә ул кичне кояш чыкканчыга кадәр дөнья галәменә рәхмәтен җибәрер: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Андый кешеләр бармы?» – дип сорар.
Шулай ук бу көннәрдә (3 февральдә яки рәттән 2,3,4 февраль көннәрендә) көндез ураза тоту хәерле. Бу үзенә күрә бер Рамазан аена әзерлек тә булып тора.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм хатыны Гайшә радыяллаһү ганһүмә: «Мин Аллаһ Илчесенең, Рамазаннан кала, башка бер айда да тоташ ураза тотканын күрмәдем. Мин аның Шәгъбан аендагыдан күбрәк ураза тотканын да күрмәдем», – дип әйткән. (Бохари, Мөслим). Димәк, мөселманнарга, Пәйгамбәребез үрнәгендә, бу айда булдыралганча ураза тоту күркәм гамәл санала.
Мәгълүм булганча, Шәгъбан ае 18 февральдә тәмамлана. Бу көнне кояш баегач Изге Рамазан керә. Аңа кадәр Аллаһка түбәндәге дога белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Әллааhүммә сәллимнии ли-Рамәдъаанә үә сәллим Рамәдъаанә лии үә сәллимhү лии мүтәкъаббәләә. Мәгънәсе: «Аллаһым! Мине Рамазан аена [иминлектә] җиткер, Рамазан аен минем өчен [иминлеге, бәракәте белән] җиткер һәм аны миннән кабул кыл».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев