Үлгән кешегә мәрхүм дип әйтергә ярамый
Бу сүзне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, Аллаһның рәхмәте төшкән дигән сүз ул.
Мәетләргә мәрхүм дип әйтергә ярамый дигәннәрен ишеткән бар. Шуңа аңлатма бирегез әле.
Сорауга Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавабын тәкъдим итәбез.
– Чынлап та, болай дип әйтүнең нигезе бар. Бу сүзне турыдан-туры тәрҗемә итсәк, Аллаһның рәхмәте төшкән дигән сүз ул. Гарәпләрдә рәхимуллаһ дигән сүз бар, сәхабәләр турында радыйаллаһу ганһе, ягъни Аллаһ аннан разый булсын, дибез. Шуңа да мәрхүмнәрдән булсын дип әйтү дөресрәк. Бездә исә кыскача гына мәрхүм дип әйтү гадәткә кергән. Моны гаепләп әйтеп тә булмый. Мин үзем дә шулай дим. Тик без беркемгә дә, бигрәк тә динсез кешеләргә Аллаһның рәхмәте буламы-юкмы икәнен белмибез. Дөресе – мәрхүмнәрдән булсын дию.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев