Чаллының «ДОМиКО» идарә итү компаниясе урамнарны чистартуда автоном роботлар куллану тәҗрибәсе белән кызыксына.
Компания генераль директоры Әлфия Кондрабаева Казанда тәкъдим ителгән шундый техника үрнәге белән танышкан. Татарстан башкаласында урам җыештыручылар җитмәү проблемасын роботлар ярдәмендә хәл итәргә ниятлиләр. Бер техника ун хезмәткәрне алыштыра ала. Ул кышын кар көрәргә, җәй көне юлларны себерергә сәләтле. Казанда барлыгы 28 робот сатып алу планлаштырыла.
Чаллыда хәзер кар аттыргычлар һәм мини-тракторлар кулланыла. Казан тәҗрибәсе кызыксыну уятса да, роботларның югары бәясе аларны шәһәрдә куллану турында әлегә ашыгыч карар кабул итәргә мөмкинлек бирми.
– Башкаладагы идарәче компанияләрнең эш нәтиҗәләрен күзәтәчәкбез. Әгәр вакыт узу белән алар үзләрен акласа, үзебездә дә мондый техниканы куллану турында уйланачакбыз, – дип белдергән Әлфия Кондрабаева.
Нет комментариев