Ураза тотканда авыздан ис килмәсен өчен нишләргә?
Ураза тотучыларга сәламәтлеккә зыян китермичә, дөрес туклану буенча киңәшләрне нутрициолог Чулпан Мөслихова бирә.
Ураза тотучыларга сәламәтлеккә зыян китермичә, дөрес туклану буенча киңәшләрне нутрициолог Чулпан Мөслихова бирә.
Бүгенге язмабызда ураза тотучыларны борчый торган кайбер сорауларга ачыклык кертеп китәрбез.
Ә авыздан ис килү нәрсә белән бәйле соң? Ураза тоткан вакытта, беренчедән, төкерек бүленеп чыгу азая, бактерияләр авызда, аеруча телдә үрчи, икенчедән, организм энергияне майлардан ала, ягьни организмда тупланган май запасы ягулык ролен үти, шул вакытта кетоннар ( ацетон) барлыкка килә һәм аларның бер өлеше сулыш белән бүленеп чыга. Ничек ярдәм итәргә? Иртә-кич тешләрне чистарткан вакытта телне дә чистарту кирәк. Сивак куллансагыз тагын да саваплырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев