Уразада авызны теш пастасы белән чистартсаң буламы?
Иң яхшысы – мисвәк куллану.
“Теш пастасы яки порошогы куллану мәкруһ гамәл санала. Ягъни катгый тыелмаса да, бу гамәл хупланмый. Чөнки кеше паста яки суны ялгыш йотып җибәрергә мөмкин. Иң яхшысы – мисвәк куллану. Мисвәк – ул теш чистарту өчен бер төр агачтан ясалган таякчык. Ул бик күп төрле авырулардан саклану чарасы да булып тора, - ди шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов.
фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев