Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Зираттан әйбер алып чыксаң, үлем китерә икән» дигән сүзләр хакмы?

Редакциябезгә газета укучыбыздан әнә шундый сорау килде. Аңа ачыклык кертү максатыннан, без Чаллының “Туфан” мәчете имам-хатибына мөрәҗәгать иттек.

– Бу бары тик кемдер уйлап чыгарган ырым гына. Күпләр, шушы хорафатка ышанып, буяудан бушаган савытларын, чардуган буяган пумалаларын, перчаткаларын, су савытларын калдырып китәләр. Шул рәвешле зиратны чүплиләр. Аларны һич икеләнмичә үзең белән алып кайтырга һәм шикләнмичә хуҗалык эшләрендә кулланырга була. Чөнки кабат файдаланырга мөмкин булган әйберләрне ташлау – ул киресенчә гөнаһ, исраф гамәл булып тора. Менә шуннан куркырга кирәк. Кешенең кайда һәм ни сәбәпле вафат булачагы инде күптәннән язылып куйган. Моңа зираттан алып кайтылган әйбер генә сәбәпче була алмый, – дип җавап бирде безгә Равил хәзрәт Нуруллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев