Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зөлхиҗҗә аена керәбез. Аның беренче ункөнлеген ни рәвешле үткәрергә киңәш ителә?

Айның тугызынчы көнендә ураза тоту фазыйләтле гамәл булып тора.

7 июньдә мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә ае башлана. Мәгълүм булганча, бу айның беренче ункөнлегендә башкарылган игелекле эшләр Аллаһы каршында иң сөеклеләре булып тора. Шуңа да бу чорда дини гыйбадәтләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә тагы да игътибарлырак булырга кирәк, ди Чаллының “Туфан” мәчетет имам-хатибы Равил хәзрәт Нуруллин.

“Аллаһ безгә шундый мөмкинлек бирә икән аннан файдаланып калу мөһим. Вакытыбызны бушка сарыф итми күбрәк Корьән укыйк, догалар кылыйк, тәүбә итик, мохтаҗларны сәдака белән сөендерик. Шул рәвешле ике дөнья савабына ирешә алырбыз”, - ди хәзрәт.

Шулай ук бу көннәрдә Тәсбих (сөбхәнАллаһ), тәхмид (әлхәмдүЛлиләһ), тәкбир (АллаһүӘкбәр) әйтүләрне ешайту да хәерле гамәлләрдән санала. Айның тугызынчы көнендә ураза тоту да фазыйләтле гамәл булып тора.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәфә көнендә ураза тоту турында: «Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булып тора», – дип әйткән (Мөслим риваяте). Быел ул 15 июньгә туры килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай