Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Экспресс хәбәрләр

Чаллының яшь эшмәкәрләрен нәрсә куркыта?

Бүген «Бизнесын башлаучыга остаз” шәһәркүләм проектында катнашучыларны сайлап алдылар. 14 яшь эшмәкәр төзелеш, фитнес-клуб, киностудия, коворкинг, косметика, кием тегү өлкәләрен сайлаган.

Эшмәкәрләрнең яше 18 яшьтән 35 яшькәчә. Алар комиссиягә үз эше, аны киңәйтү планы турында, нинди авырлыклар барын,  остазлардан нинди ярдәм кирәклеген сөйләде.

"Рост" партиясенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, “Далини” компанияләре директоры Руслан Нигъмәтулин әйтүенчә, беренче турда 57 кеше гариза биргән. “Ул вакытта ук сайлавы авыр иде. Бүген тагын да авыррак. Бер остаз бары бер укучыны гына ала. Проектлар кызыклы, араларында гадәти булмаганнары да бар. Без үстерү мөмкинлеге булганнарына игътибар иттек. Күпчелеген “барып чыкмас” дигән уй куркыта. Проблемалар килеп чыкканда кемнән ярдәм сорарга икәнен дә белми” диде ул.

Катнашучылар төзелеш, фитенс-клуб, киностудия, коворкинг (берничә сәгатькә арендага бирелә торган, эш шартлары булган урын), косметика, балалар, хатын-кызлар өчен, спорт киемнәрен тегү өлкәләрен сайлаган. 

Остазлар - Руслан Нигмәтулин ( «Далини» компанияләре), Раил Миңнегалиев («СтройТраст»), Евгений Рачков («ТАТПРОФ») Евгений Ивлев (Print Shop),  Павел Евдокимов («Инжиниринг Плюс»), Алисә Харисова (“УМ-КА” башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы), Руслан Мостафин ( «ЛУЧ» ҖЧҖ), Алексей Шишкарев («Эстетик Стоматология үзәге” ҖЧҖ).. Алар белән эшләргә лаек булучыларның исемлеген комиссия февраль азагында игълан итәчәк.
Икенче турга үтмәгәннәр өчен Чаллының тәҗрибәле эшмәкәрләре белән очрашу оештырылачак. Руслан Нигъмәтулин әйтүенчә, бизнесменнарның да җыелып аралашуга ихтыяҗы бар икәне ачыкланды.

 "Бердәм Россия" һәм "Рост" партияләренең шәһәрдә эшмәкәрлекне үстерү буенча уртак проекты турында монда язган идек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев