Экспресс хәбәрләр

Машина йөртү таныклыгын телефонга күчерәләр

Россиядә яңа электрон сервис эшли башлый.

Пластик таныклык урынына - электрон документ. Машина йөртүчеләргә инспекторларга автомобиль йөртү таныклыгы күрсәтеп газапланасы булмаячак. 1 октябрьдән Россиядә электрон машина таныклыклары гамәлгә керәчәк. Бу хакта Kazan Digital Week форумында РФ дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников белдерде.

Машина йөртү таныклыгы "Дәүләт хезмәтләре Авто” (“Госуслуги Авто”) кушымтасында урын алчак. Электрон сервис әлегә тест режимында эшләячәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юхиди

Нет комментариев