Чаллы театры артистлары – «Җырлыйк әле» тапшыруында
Җиңүчесе кем икән?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары «Җырлыйк әле» тапшыруында төштеләр. Тапшыру театрның 35 еллыгына багышланган иде.
– Без бу юлы яшь талантлы артистларыбызны күрсәтергә булдык. Анда Илназ Гафаннов, Инсаф Һидиятуллин, Алинә Мөхлисова катнашты. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, труппа мөдире Рәзинә Камакаева, артистлар Чулпан Әскәрова, Илфат Әскәров, яшь артистларыбыз җанатарлар булды. «Җырлыйк әле» дә катнашучы артистларыбыз барсы да талантлылар. Бик матур җырлыйлар. Өчесе дә җиңүче. Шулай да берсе төп җиңүче булды. Аны матур тапшыруны карагач белерсез. Тапшыру тиздән экранга чыга, – диде театрның әдәби бүлек җитәкчесе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева.
Фотолар театрдан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев