Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Иҗат

Чаллыда минем тарихым

Күренекле журналист хәтирәләре.

Су астында калган «иске» Чаллы
 (Истә калганнардан)
 Теплоход палубасыннан көзгедәй җәйрәп яткан чал Каманың матурлыгына, аның яшеллеккә күмелгән ярларына сокланып бара торгач, күңелдәге борчу-хафалар онытылгандай булды. Сузып, тирә якка чакыру авазын салып, теплоход гудогы яңгырады. Шөкер, килеп җиттек. Йә, Раббем, таныш түгел җирдә мине нәрсәләр көтә, яраклашып китә алырмынмы? Пристань текә яр буена урнашкан. Күккә ашкан биек басмалардан өскә, шәһәргә күтәреләбез. Яңа җир, таныш түгел кешеләр. Ияләшеп китәрменме, еракта, тау буендагы авылда үскән бала яңа тормыш сынауларын лаеклы уза алырмынмы? Дөрес, янәшәмдә ирем булачак. Терәк булырдай егет. Инде ул алдан китеп, эшкә урнашты. Хикмәт шунда: без, башка студентлар кебек, эш урынына махсус юллама белән бармыйбыз. Совет чорында укып бетереп, диплом алган яшьләргә һөнәре кирәкле урыннарга ике ел мәҗбүри эшләргә махсус юллама бирәләр, ә гаилә корырга өлгергән парлар үзләре теләгән урынны сайлыйлар иде. Без, яшь гаилә, борынгы Чаллы шәһәрен сайладык. Бу 1961 елның җәе иде. 
 Икенче көнне үк ирем шәһәр белән таныштырырга алып чыкты. Төзек, матур йортлар, бакчаларында алма, җиләк-җимеш пешеп утыра. Төз, тигез урамнар, бизәкләп эшләнгән матур ихаталар биредә хөр күңелле, тырыш кешеләр яшәгәнен күрсәтеп тора. Гел танымаган кешеләрнең якты йөз белән сәлам бирүләреннән күңелемә җылы йөгерде. Чаллының халык яратып йөри торган Үзәк урамыннан барабыз. Аның ахыргы башы Кама елгасына килеп тоташа. Йомры ташлар түшәлгән урам буйлап хәйран калып атлыйм. Чөнки бу урамның ике ягына тезелеп киткән ике катлы йортлар архитектура үзенчәлекләре белән мин киноларда гына күргән бик борынгы әкияти дөньяны хәтерләтә. Әле аның хикмәте шунда, һәрберсе ике катлы, әмма кай ягы белән булса да бер-берсеннән аерылып, сокланырлык манзара хасил итәләр. Йортларның беренче катында таш пулатлар (хәзер инде күбесендә кибетләр). Беренче кат стеналары кызыл, ак кирпечтән әллә нинди сырлар белән матурлап ясалган. Икенче катлары да бик үзенчәлекле итеп агачтан җиткерелгән. Чаллы су юлында булгангадыр, шәһәргә сәүдәгәрләр, вак һөнәрчеләр нигез салган дип укыганым бар иде. Үзенең уңайлы елга порты белән дан тоткан бу калада йортларны да гомерлеккә җитәрлек итеп төзеп калдырганнар, күрәсең.
 Ял көне иде. Без Кама буена килеп җиткәндә халык байтак җыелган. Яр буйлары чиста, матур. Зур елганың тонык суында балыклар сикерешеп уйный. Кама уртасында җыйнак бер утрау бар. Бирегә җәйге айларда халык, бала-чагаларын ияртеп, катер яисә көймә белән ял итәргә, балык тотарга, кояшта кызынырга йөри икән.
 Су буенда байтак юанганнан соң кайтыр юлга чыктык. Камадан Үзәк урам буйлап өскә таба күтәреләбез. Уң якта мебель артеле. Биредә шкаф-өстәлләр, урындыклар, агачтан башка кирәк-яраклар ясыйлар икән. Ә аңа каршы яктагы черепица түбәле озынча биналарда туку фабрикасы, сәүдә биналары. Инде искереп бетсә дә, формасын югалтмаган чиркәү бинасы тәмам хәйран кадырды. Стеналарын яшел мүк баскан, ә түбәсендә өч төп агач шаулап үсеп утыра. Яшәү җимен кайдан алалардыр, тамырлары җирдән үк килә, күрәсең. Ә бинаның формасы, эшләнеше, матур итеп кызыл кирпечтән ясалган сырлары сакланган. Аңа каршы якта ике катлы ашханә.
 Шәһәр советы, партия шәһәр комитеты да шушы урамда. Капкасы киң итеп ачып куелган ишегалды, шәһәр халкы сату-алу белән шөгыльләнә торган кече базар икән. Аны шәһәр халкы әллә шаяртып, әллә үз итеп «Хитрый базар» дип йөртә икән. Аннан бераз узгач, шәһәрдә, якын-тирә районнарда гына түгел, республикада танылган авыл хуҗалыгы өчен мехнизаторлар әзерли торган училище. Ирем бирегә укытучы булып килергә ниятләгән иде, ишегалдына кереп чыкмый булдыра алмадык. Сөбханалла, ныклы хуҗалык: уку корпуслары, осталыкка өйрәнү мастерскойлары, сынап карау, өйрәнү өчен авыл хуҗалыгында кулланыла торган техника остаханәләре...
 «Огонек» кинотеатры, шәһәр китапханәсе, мәдәният йорты да шушы урамда. Без килгән елларда ук биредә Мансур Кашапов җитәкчелегендәге Чаллы халык театры кышына 4-5 спектакль әзерләп куя иде. Китапханә гаҗәеп бай, читтән торып укучылар өчен (соңрак миңа кирәге чыкты) кулланмалар, дәреслекләр тупланган бүлек булуы да бер өметле фал иде.
 Тагын бер онытылмый торган истәлек: биредә милләтара дуслык шундый көчле булган, күрәсең, руслар, бигрәк тә яшьләре, бик шәпләп татарча да сөйләшәләр. Кичләрен бу урамга яшьләр җыела, һәрберсе кул биреп күрешәләр. Безгә дә күрешергә кул сузгач, бераз аптырап киттем.

«Коммунизм байрагы» – хезмәт юлымның башы 
Мин бәләкәчемне табып, бераз үстергәч, шәһәр газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли башладым. «Знамя коммунизма» дигән газета «Коммунизм байрагы» исемендә татарчага тәрҗемә итеп басыла иде. Тәрҗемәне, башлыча, өйгә алып кайтып эшли идем, ә көндезләрен басуларга чыгып, фермаларда йөреп, авыл кешеләре турында язарга яраттым. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыйган кебек, татар матбугаты басмаларында эшләгән гомер юлымда илне ризыклы итә торган шушы изге җаннардан күнелемә күпме матур сыйфатлар иңдердем. 
 Шәһәрдә күзәнәкле бетон заводы, йортлар төзү комбинаты, ит, сөт комбинатлары эшләп килә, шәһәр тормышында кирәкле тагын әллә нихәтле вак оешмалар бар икән. Ә менә монда, Үзәк урамнан эчкәрәк кергәч, төрле тантаналар үткәрелә торган шәһәр мәйданы, авыл район советы башкарма комитеты, урта мәктәп, балалар бакчасы. Шәһәр һәм район хәрби комиссариаты да биредә. Бераз арырак, Кама ярында такта яру заводы (аны «Лесоцех» дип йөртәләр), машина-тракторлар ремонтлау станциясе (РТС). Монысы – асты кирпечтән, өсте агач бүрәнәләрдән җиткерелгәне – «Знамя Коммунизма» («Коммунизм байрагы») дигән шәһәр һәм район газетасы редакциясе һәм типография бинасы. Журналистика дигән тылсымлы дөньяга аяк баскан җирем. (Ул чагында 53 ел гомеремне газаплы да, үтә җаваплы да, мавыктыргыч та журналистика хезмәтенә багышлармын дип кем уйлаган?)
 Бөек Ватан сугышы башланганда яңа урында җиткерелә башлаган редакция бинасының (элек ул иске чиркәү бинасында булган) беренче каты гына төзелгән булган. Анда типография урнашкан. Икенче катын сугыш барган елларда редакция, типография хезмәткәрләре, бер тиен дә түләү алмыйча, эштән соң калып, ял көннәрендә бергәләп төзеп бетергәннәр. Шуңадыр су астында калган бу җылы оя безгә – өлкәннәр эшен дәвам итүче сугыш чоры балаларына – бик кадерле иде. Миңа Бөек Ватан сугышы кырларында пуля яңгыры астында сугышчылар өчен газеталар чыгарган фронт журналистлары белән эшләү, каләм осталыгына өйрәнү генә түгел, тормыш сынауларын лаеклы узарга үрнәк алырлык ветераннар янәшәсендә эшләү насыйп булды. Баш редакторыбыз, сугыштан яраланып кайткан Анатолий Артемьев, аның урынбасары Константин Маркелов, татар телендәге газета редакторы Хәнәфи Маннаповларны рәхмәт хисләре белән еш искә алам. Урыннары җәннәттә булсын.

Биредә Кама батыры төзеләчәк
1969 ел... Чаллы тарихына алтын хәрефләр белән язылырдай тарихи ел бу. Шушы елда шәһәрнең язмышына бөек үзгәрешләр керәчәген дә, «иске» шәһәребезнең юкка чыгачагын, уңдырышлы туфраклы «Гигант» совхозы иген кырында «Биредә Кама батыры төзеләчәк» дигән нигез ташы салган көндәге тантанада булгач та, ничектер, төзелеш колачын күз алдына китерә алмый идек. Иркә баладай Кама ярына сыенып утырган борынгы тын шәһәрне «сүтә» башлагач, ярсу аргамактай яскынып, җиңнәре сызганулы йөзәрләгән, меңәрләгән төзүчеләр килә, су юлы буйлап, тимер юлыннан бетон, төзелеш материаллары агыла башлагач, бу максатның тормышка ашырылачагына шик калмады. Кама елгасының суы күтәрелә, ярлары киңәйтелә, «иске» Чаллы» акрынлап башка җиргә күчерелә башлады.

Без яшәгән җирләр, урамнар су астында калды...
«КамАЗны бөтен ил төзи!», «Бишьеллыкны – дүрт елда!» дигән лозунглар дәртле хезмәткә чакырып тора. Тәүлек буе барган төзелеш шавы, бер-бер артлы үсеп чыккан күп катлы йортлар... Бораулап бетонланган субайлар өстендә мәңгелек итеп салына торган завод корпуслары күзгә күренеп күтәрелә башлады. Төзелеш бер өзлексез – тәүлек буе бара. Төннәрен дә тынмый торган хезмәт шавы, прожекторлар яктысы, машиналар гөрелтесе тылсымлы әкияти дөньяны хәтерләтә. Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып якты киләчәкне – яңа шәһәр, авыр йөк күтәрә торган автомобильләр заводын төзи. Ә гасыр төзелешенә төзүчеләр агыла да агыла. ГЭС бистәсендәге кадрлар бүлегендә рюкзаклар, чемоданнар тоткан яшьләрне тәүлек буе кабул итәләр. Илнең кайсы якларыннан гына килми төзүчеләр! Боларны кайда урнаштырып бетерерләр дигән борчу да туа иде күңелдә. Баксаң, барысы да бик уйлап оештырылган булып чыкты – төзелешкә килгән кешеләр беркайчан да кунар урын таба алмыйча каңгырап йөрмәде. Файдалануга тапшырылган биш катлы йортлар тулай торакларга, малосемейкаларга әверелде. Шәһәр читендә гаиләле кешеләр өчен вагон-йортлардан вакытлыча поселоклар барлыкка килде. Кама ярына яшәү өчен бөтен уңайлыклары булган дебаркадерлар килеп «борын төртте». Тирә-яктагы авыллар төзелешкә килүчеләрне якын күреп, өйдәш итеп кабул иттеләр.
 Төзүчеләрнең көнкүрешен җайга салу алгы планда булды. Авыл газетасында эшләгәч, аларны ризык белән тәэмин итү өчен шәһәр яны авыл хуҗалыгын үстерүнең гел игьтибар үзәгендә булуын күреп-белеп тордык. Яңа сөт комбинаты, ит комбинаты, кошчылык фабрикалары, кышкы айларда да табыннарга кыяр үстереп бирә торган «Весенний» теплица хуҗалыгы барлыкка килде. Бу уңайдан бер матур вакыйганы искә аласым килә. Бер елны (елын хәтерләмим) махсус училище тәмамлаган кызлар (Чувашиядән иде) төркемнәре белән «Весенний»га эшкә килделәр. Хуҗалыкның партком секретаре Әсгать Маматовның: «Чуашлар эшчән халык алар, колач җәеп каршылыйбыз», – дигән сүзләре истә. Арада урта мәктәп тәмамлаган кызлар сирәк. Шул чакта урта белем алырга теләүчеләр өчен алар яши торган тулай торакта кичке мәктәп оештырылды. Директоры Илсөя Дәүләтхановна Йосыпова иде. Бу бит шәһәрнең киләчәге – яшьләр турында кайгыртуның бик матур мисалы булган...

Җыр белән хезмәтне бәйләп...
Бишьеллыкның бу удар төзелешенә илнең танылган артистлары, республикабызның сәнгать осталары, язучылар килеп, төзелеш мәйданнарында машина кузовларында, такталардан эшләнгән вакытлы сәхнәләрдә ачыгыш ясыйлар. Төрле яклардан җыелган, дистәләгән милләт вәкилләренең гореф-йолаларын, җыр-биюләрен саклау өчен үзешчән коллективлар оештырыла. Гөрли булачак яшь кала – төзелеш шавына кушылып, дәртле музыка, җырлар яңгырый...
 Республикабызның татар авылларыннан да бик күп яшьләр килде. Кичләрен тулай торак тәрәзәләреннән гармун тавышлары ишетелгәли башлады. Ямьле язлар җитүгә дәртле гармун тавышлары бүлмәгә генә сыймыйча, тулай тораклар янындагы мәйданга чыкты. Тора-бара егетләр-кызлар алтынчы бистәдәге мәйданчыкка кичке уенга җыела башлады. Биредә, нәкъ авыл клубындагы кебек, милли уеннар, биюләр оештыралар, күңелле җырлар яңгырый. Иң мөһиме – шундый матур, үзенә тартып тора торган күңел ачу мәйданы иде ул. Әле аның хикмәте шунда, күңелләргә дәрт өсти торган бу кичәләрне ниндидер рәсми органнар түгел, яшьләр үзләре оештырды. Шәһәрнең башка урыннарында да оешты мондый кичәләр. Тора-бара татар кичәләренә башка милләт яшьләре дә йөри башлады. Һәм аны үзеннән-үзе «Пятачок» дип йөртә башладылар. Бирегә төрле яклардан килгән егетләр-кызлар сөйгән ярларын таптылар, гаиләләр кордылар.
Гомер дигәнең аккан су кебек. Язучы Фаяз Дунай төзелеш башлангач ук: «Кама ярларында безнең буын үзенә һәйкәл салачак!..» дип язган иде. Юраганы юш килде: төзелде андый һәйкәл – 500 меңнән артык халкы булган бүгенге Чаллы тирә-яктагы иң матур, мәһабәт шәһәрләрнең берсе, «КамАЗ» автомашиналары дөнья юлларын иңли...

Күңел түрендә сакланган «Пятачок» 
Ярый әле бу дөньяда хәтер түрендәге кадерле истәлекләрне барлый торган тынгысыз кешеләр бар. «Шәһри Чаллы» газетасында редакторлары Резидә Юсупова җитәкчелегендәге иҗат коллективының яңа проект өстендә эшләүләрен, бөек төзелеш башланган елларда яшьләр оештырган, аларның язмышында шактый зур роль уйнаган «Пятачок»ка яңа сулыш бирү планнары белән яшәүләрен, шәһәр мәйданнарында истәлекле очрашулар уздырылачагын укып, күңел сөенеп куйды. Заманында, туган җирләрен ташлап, ил чакырган зур төзелешкә килеп, яңа шәһәр, заводлар төзеп, гаиләләр корып, биредә төпләнеп калган, инде балалар үстергән, оныклар сөя торган егетләр-кызларыбыз бүген 70-75ен тутыра. Хәтер сандыгыннан чыккан бу газиз истәлекне ничек кабул итәрләр?
Моннан биш ел элек «Энергетик» мәдәният сарае каршында уздырылган беренче очрашу ук шәһәр тарихы битеннән табып алган, очрашулар шатлыгына уралган «Пятачок» яңа сулыш алып, кабат халык бәйрәменә әверелер дигән фикер калдырды. Бу чыннан да шулай булып чыкты. Заманында кичке уеннарны гөрләткән, инде чәчләренә чал кергән кешеләрнең күңелләре һаман көр, рухлары көчле икәнен сораштырулардан белдем мин. Һәм, чыннан да, менә ничә ел инде елның теләсә кайсы фасылында «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган халык бәйрәменә шәһәр кешеләре мәйдан тутырып килә. Бәйрәмгә шәһәрнең танылган җырчылары, төзелеш ветераннары чакырыла. Очрашуның һәрберсен үзенчәлекле, күңелле итеп уздыруның нинди генә формаларын эзләп тапмыйлар. Шәһәребез тарихына кабат матур бер сәхифә булып кереп калыр әле ул.
 Быел даны бөтен илгә таралган Яр Чаллыбыз үзенең – 400, ә КамАЗ 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бөтен гомерем шушы истәлекләргә бай шанлы шәһәрдә үтте. Ярты гасырдан артык шәһәрдә туган телемдә чыга торган газеталарда эшләдем. Нәсел нигезем туды, балаларым, дүрт оныгым, алты оныкчыгым бар. Минем замандашларым аларга яшәү өчен бөтен уңайлыклар булдырылган нинди гүзәл шәһәр җиткерде. Бөек төзелешләр чоры вәкиле булуым, шәһәребезнең үсә, матурлана баруы күңелдә тыйнак бер горурлык уята.

Заһидә Нәбиуллина, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре


/ Фотолар редакция архивыннан
         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Шәһри Чаллы»дан-Пятачок Чаллыга-400