Чаллы җире – дуслык гөлләмәсе
«Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле» дигән, бик еш кулланыла торган шигъри лозунг бар. Безнең Чаллы каласына аерата туры килеп тора менә шушы сүзләр.
Язмам өчен, шул «гөл» сүзен дә кертеп, «Яр Чаллыда дуслык чәчәк ата» дигәнрәкме, бер баш исеме табасы иде, дип уйладым да, тагын элеккеге совет чоры лозунгы була инде, дип, икеләнеп калдым. Икенче яктан карасаң, «дуслык» та, «гөл» дә совет чорыныкы гына түгел, әлбәттә, алар һәрвакыт булган, бар, булачак, димәк, баш исемендә аларны куллану да искелек булып кабул ителмәстер, бәлки.
Чаллының күп милләтле шәһәр икәнлеген исбатлап торасы юк югын, күптәнге аксиома инде ул. Шулай да... шәһәребезнең шушы үзенчәлеге ниләрдә күренә соң?
Иң беренче чиратта – проспект һәм урамнарга бирелгән атамаларда. Менә карыйк: аларның (ә алар 400 дән артык икән бездә) һәр татарның күңеленә якын Тукай Яр буе, Муса Җәлил, Хәсән Туфан дигәннәре белән беррәттән Пушкин, Гагарин, Мәскәү һәм башка колакка бик ятышлы исемлеләре дә күп. Әле Кереселидзе бульвары, Высоцкий мәйданы да бар бездә.
Бераз артка чигенеп, борынгыдан ук төп халыкны тәшкил итүче татар белән русларның һәм башка милләтләрнең иңгә-иң торып яшәгәнлеген күрсәтеп торучы шәһәр яны авылларының, бистәләренең исемнәренә күз салыйк: төньяк-көнчыгышта – Олы һәм Кече Шилнә, Белоус; көньякка табарак – Новотроицкое, Кызыл Байрак, Комсомолец, Мәләкәс; көнчыгышта – Ильбухтино, Күзкәй, Калмия; көньяк-көнчыгышта – Ерыклы, Мусабай-Завод, Суровка. Менә җиде хәрефенең дүртесе бары үзебезнеке генә булган Әҗмәкәй атамасы һәм җырлап торучы Рябинушка...
Яңадан Чаллыга таба борылсак...
Мин үзем Халыклар Дуслыгы проспектында яшим. Яңа шәһәрнең буеннан-буена сузылган иң иркен Мәскәү, Тынычлык, Сөембикә проспектлары белән кисешә дә Чулман буена алып төшә ул безне. Ә менә Сөембикә белән Мәскәү проспектларын аларның ике арасыннан сузылган Тынычлык проспекты җитәкләп бара сыман. Аннары Тынычлык Яр Чаллы проспектына барып тоташа. Очраклы гына түгелдер кебек бу атамаларның шулай символик рәвештә чиратлашуы, кисешүе, үрелүе – урамнарыбызга исем бирүчеләр зирәк акыл белән эш йөрткәнгә охшый...
Сиксәненче елларда Сөембикә белән Халыклар Дуслыгы киселешендәге 41/05 йортының түбәсендә халыклар дуслыгына дан җырлаучы лозунг та торды. Эре хәрефләрдән тезелгән, ерактан ук күренеп торучы ул матур сүзләр тезмәсе юк инде хәзер, ләкин проспект атамасында сакланучы «дуслык» төшенчәсе, шөкер, яши һәм асылын бер дә югалтмый. Югалтмас та, чөнки Чаллы каласының (бигрәк тә яңасының) нигезе дуслыкка корылган бит.
Безнең дуслык гигантлар кора,
Йортлар сала, таулар күчерә, –
дип җырлый идек без бала вакытта. (Әхмәт Ерикәй сүзләренә Салих Сәйдәшев язган җыр икән.)
Ә бит, никадәрле генә пафослы яңгырамасын, хаклык бар җыр сүзләрендә. Һәм без дә ялгышмаганбыз ул сүзләргә чын күңелдән ышанып. Куәтле заводларның, торак йортларның нигез чокырларын казудан башлап түбәләрен ябуга кадәрге эшләргә төрле милләт кешеләренең уртак көче булып кереп калган бит ул дуслык. Төзүчеләр бу нигезләргә физик көчләрен генә түгел, бер-берсенә карата булган күңел җылысын да, матур туганлык, бердәмлек орлыкларын да салып калдырган. Һәм шул орлыклар безнең яшәү рәвешебезне, үзара мөнәсәбәтләребезне билгеләүче матур шытымнар биргән, аннары дуслык гөлләмәсе булып үсеп киткән.
Мисал өчен атаклы төзүчеләрнең исемнәрен барлыйк әле.
ГЭС бистәсенең беренче комплексларын салудагы хезмәт батырлыгы белән тарихка кереп калган атаклы бригадир, оста ташчы Геворг Аршакович Геворгян – әрмән милләтеннән, чыгышы белән дә Әрмәнстаннан; «Беренче автомобиль юлы»ндагы «Слава строителям КамАЗа!» дигән автоскреперчыларга куелган һәйкәлнең идеясен тәкъдим иткән һәм аны үз бригадасы көче белән башкарып та чыккан данлыклы бригадир, фидакарьлек һәм новаторлык үрнәге Өметгәрәй Камбулат углы Наурбиев – ингуш, тумышы белән Грозный шәһәреннән; моннан нәкъ 55 ел элек – 1971 елның 8 май көнендә – Пресс-рам заводы фундаментына беренче кубометр һәм аннан соң тагын йөзәрләгән кубометр бетон коюлары белән төзелеш елъязмасына кергән бригаданың җитәкчесе Константин Михайлович Альчиков – рус милләтеннән, чыгышы белән Киров өлкәсеннән; монтажчылар бригадиры, Социалистик Хезмәт Герое Нәгыйм Хәйрислам улы Әгъләмов – татар, күрше Башкортстаннан; монтажчылар бригадиры Виктор Петрович Филимонов – күрше Самара өлкәсеннән, Радик Инсаф улы Җәләев, Вазыйх Салих улы Мәүликов, Нигъмәтулла Төхвәтулла улы Абдуллин – үз милләттәшләребез, шушы туфрактан чыккан Хезмәт Батырлары.
Бригадалардагы яшьләр дә, шиксез, төрле милләттән, чөнки гигант төзелеш СССР дигән иксез-чиксез илнең төрле якларыннан җитмештән артык милләт вәкилен үзенә җыйган бит.
Төзелеш мәйданнарында, соңрак заводлардагы цехларда эшләүче егет-кызлар арасында сузылган дуслык-татулык җепләре, мәхәббәт дигән матур хискә үрелеп, гаиләләр дә хасил иткән, билгеле, аннары инде туганлык җепләре булып ныгыган. Менә шул дуслык-мәхәббәт-туганлык үрелеше-бөреләнеше Чаллы каласының үзенчәлекле матур бизәге булып яшәвен дәвам итә.
Бизәк дигәннән, җәйнең иң матур бизәге булган Сабан туен алыйк әле. Ул – татарның гына түгел, бөтен Татарстан халкының уртак бәйрәме. Ә Чаллы Сабан туеның төп кунакларын каршы ала торган иң җанлы урыннарыннан берсе – «Милләтләр чатыры». Бөтен мәйданны балкытып, гөрләтеп, ерактан ук үзенә чакырып тора ул. Бирегә татар, рус, чуаш, удмурт, мари, башкорт һәм башка милләт вәкилләре үзләренең милли киемнәрен, көнкүреш әйберләрен алып чыга. Һәр халык үзенең милли ризыкларын тәкъдим итә, кунакларны сыйлый. Җыр-бию, уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәтә. Чатырлар, чын мәгънәсендә, милләтләрнең үзенчәлекле мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдыручы көзге булып кабул ителә инде алар.
Милли төркемнәр мәйданга Сабан туе көнне генә җыелып төшми, билгеле, алар «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында күптәннән оешып яшиләр инде. 2000 елда ачылган милләтләр йорты чирек гасырдан артык чаллылылар өчен дуслык үзәге булып хезмәт итә. «Чишмә»нең эшчәнлеге ни дәрәҗәдә колачлы, масштаблы икәнен күз алдына китерү өчен иҗат төркемнәренең һәм ансамбльләрнең исемнәренә күз салу да җитә: «Калинушка», «Веснянка», «Зардон», «Чегес», «Марий сем», «Карендәшләр», «Гөлнәзирә», «Моро», «Дивоцвiт», «Сөмбел», «Кавказ Чаллы», «Җәүһәр», «Сарасвати», «Ретро». Керәшеннәр, чуашлар, украиннар, удмуртлар, башкортлар һәм башкалар, үзләренең милли җәмгыятьләре каршында иҗат коллективларын тудырып, яшәтеп килә – ике дистәгә якын коллективның дүртесе «Халык коллективы» исемен йөртә. Милли җәмгыятьләрнең шәһәр күләмендә уздырыла торган Питрау, Нәүрүз, Масленица, Иван Купала, Тройсын, Яблочный Спас, Семык, Гырон Быдтон, Каз өмәсе кебек фестиваль һәм бәйрәмнәре исә күптәннән инде биредә яшәүче бөтен халыкныкы булып кабул ителә.
Республика һәм Шәһәр көнендәге Чәчәкләр фестивале дә күп милләтле Чаллының дуслык һәм татулык бәйрәме ул. Бездәге милләтләр дә бер бәйләмгә җыелган аллы-гөлле чәчәкләр төсле бит: һәркайсы үз җетелеге, үз яме белән аерылып тора, һәм шул ук вакытта алар бер-берсенә яңа төсмерләр бирә, бизәкләр өсти, тулыландыра, баета. Бербөтен, бүленмәс, таралмас дуслык бәйләме – безнең иң зур байлыгыбыз ул!
Милләтләр татулыгын – толерантлыкны күрсәтеп торучы мәчетләр һәм чиркәүләр, храмнар бизи шәһәребезне. Һәркайсы үз күркәмлеге белән аерылып торучы бу җыйнак һәм шул ук вакытта мәһабәт биналар, җайлы-уңайлы гына урнашып, бер-берсенә бернинди дәгъвасыз һәм комачаусыз, тыйнак кына һәркайсы үз мәсләгенә тугры булып хезмәт итә.
Һәйкәлләргә кагылсак, алар да төрле Чаллыда: Тукайга да бар – Высоцкийга да; Батенчукка да – Беляевка да. Ягъни халык хәтерендә яки шәһәр тарихында эз калдырган олы шәхес, кайсы милләттән булуына карамастан, онытылмаска, һәйкәл булып яшәргә хаклы һәм лаеклы.
Инде килеп, мәдәният учреждениеләренең исемнәрендә дә чагылыш таба күп милләтлелек: Түбәтәй, Батыр, Нур, Шатлык һәм – Энергетик, КАМАЗ, Мастеровые, Эврика, Орион. Заманында «Дружба» дигән ресторан да бар иде әле.
«Чаллыда төрле милләт халыклары тел, мәдәният һәм башка өлкәләрдә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итәләр. Аларны киләчәккә омтылышлары, уй-хыяллары берләштерә» кебек йомгак сорала инде хәзер...
Ә мин фәкыйрегез теге югарыда китерелгән матур җырдан арына алмыйм. Менә кушымтасы болай аның:
Үстергән дә безне чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса, яшәр гомергә
Бөтен Җир шарында тынычлык!
Шулай булсачы! Тынычлык булсачы бөтен Җир шарында!..
*Гөлләмә – чәчәклек; гөлләр, чәчәкләр үсә торган урын.
Ризидә Камалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев