Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

Мигрантлар кассасыз эшли, ә әбиләрдән штраф түләтәләр

Чаллы сатучысы Гүзәл Сабирова гаделсезлеккә аптырый.

Газета битләрендә «Әйтим әле!» сәхифәсе чыга. Без Чаллы урамнарына чыгып, халыкны борчыган сорауларны, үтенечләрне язып алабыз. Үз чиратыбызда аларга җаваплар да эзлибез, хәл итү мөмкинлеге турында аңлатабыз. Бу юлы моң-зарларын сатучы Гүзәл Сабирова сөйләде. 

"Шәһәр урамнарында кечкенә киоскларда җылы яктан килгән кешеләр яшелчә, җиләк-җимеш сата. Дөрес, аларның товарлары очсызрак. Тик аларның берсенең дә касса аппараты юк. Акчаны телефон номеры буенча түләтәләр. Болай эшләү алар өчен файдалыдыр инде. Салым түләмиләрдер.

Аның каравы, бакчаларында хәләл көч белән үстереп, артык калган яшелчәләрен сатучы әбиләрне тиешсез урында сатмыйсыз дип куалар, штраф түләтәләр.
Шәһәрнең бер предприятиесендә вакансияләр күбәйгән ди. Хезмәт хакы аз булу сәбәпле, үзебезнекеләр эштән китә икән. Җитәкчеләр цех башлыкларын үзбәкләрне эшкә өйрәтергә кушканнар. Кая бара бу дөнья? Кайчан безнең илдә үзебезнең халыкның кадере була башлар икән?"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев