Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сезне нәрсә борчый?

«Ватык счетчик кем хисабына алыштырыла?»

Белгечләр белән элемтәгә чыктык.

Дания Мамедова: «Ватык счётчикны төзек, дип акт язып киттеләр»

52нче комплекста яшәүче Дания Мамедованы борчыган мәсьәләгә ачыклык керттек. Дания ханымның электр счетчигы башка айларга караганда өч мәртәбә артыграк энергия исәпли башлаган. Электрик килеп, счетчикның ватык икәнен раслаган. Ә тагын бер белгеч килгәч, барлык электр җиһазларын сүндертеп, счетчикны тагын тикшергән һәм аның төзек булуын әйткән. Бу хакта монда язган идек. Дания ханым аны «ЖилЭнергоСервис» компаниясеннән дип истә калдырган. Шәһәрдәшебез «Ватык счетчик кем хисабына алыштырыла?» дигән сорау бирде. 

Без «ЖилЭнергоСервис» компаниясе белгечләре белән элемтәгә кердек. Алар 52/23 йортына «Автозаводский» идарә итү компаниясе хезмәт күрсәтүен әйтте. Шулай ук шәһәрдә «Татэнергосбыт» җәмгыятенең «акыллы», ягьни күрсәткечләрне идарә итү компаниясенә үзе тапшыручы счетчикларның бушлай урнаштырылуын, тик моның өчен 1 ел тирәсе көтәргә кирәклеген дә хәбәр итте. Хат авторы очрагында бу бик уңайлы булмаска мөмкин, чөнки әлеге вакыт дәвамында аңа электр энергиясе өчен арттырып түләргә кирәк булачак. Шуңа күрә «Автозаводский» идарә итү компаниясенең түләүле хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, яңа счетчик куйдыру отышлырак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев