Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 апрельдән шәһәрдә санитар-экологик икеайлык башлана

Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында йорт яннары, шәһәр урамнары чүп-чардан арындырылачак, өмәләр оештырылачак.

Моннан тыш, шәһәрне иске резин көпчәкләрдән чистарту да планлаштырыла.

Бу турыда аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, әлеге мөмкинлек «Кама» сәүдә һәм шина үзәкләре белән килешүләр төзү нигезендә барлыкка килгән. 

 Шәһәрдә ташландык тәгәрмәчләрне һәм көпчәкләрне (покрышкалар) бу эшчәнлекнең координаторына — Чаллы торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсенә бушлай тапшырырга мөмкин булачак. Урамда һәм шәһәрнең яшел зоналарында ятканнарын шәһәр муниципаль оешмалары җыячак. Резинаны тапшырасы килгән предприятиеләр һәм юридик затлардан аны бушлай кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев