1 декабрьгә кадәр түләргә!
Юкса банк счетларына арест салырга мөмкиннәр.
Шәһәрдәшләргә 2024 ел өчен милек салымнарын түләүне искәртеп 296 мең хәбәр җибәрелгән. Аның күпчелеге электрон форматта. Диана Сагетдинова сүзләренә караганда, бүгенге көндә 47 мең физик затның бурычы бар. Алар 2 декабрьгә кадәр аны түли ала. Аңа кадәр салым бурычларын үтәмәүчеләрнең банктагы исәп-хисапларына, 2025 елның 1 ноябреннән гамәлгә кергән кагыйдәләр буенча, арест салынырга мөмкиннәр.
Билгеле булганча, 1 декабрьгә кадәр чаллылылар бюджетка 1 млрд 384 млн сум акча түләргә тиеш. Әлегә аның 568 млн сумы гына кергән. Бу – планның 41 проценты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев