Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 июлдән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арта

Бүгеннән, ягъни 1 июльдән алып Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда бәяләр үсеше 4 проценттан артмаска тиеш.

Мисал өчен сыекландырылган газга бәяләр 3 процентка артуы көтелә. Ягъни, хәзер кг 29,49 сум торган газ өчен киләсе айда 30,37 сум түлисе булачак. Табигый газны ваклап сату хәзергә 5,72 сум/куб тора. Гадәттә, табигый газга бәяләр бер еллык итеп билгеләнә.

Җылылык энергиясенә килгәндә, ул аны бирә торган оемага бәйле. Бу өлкәдә Казанда бәяләр уртача 3,9 процентка артыр дип фаразлана. Реклама Шәһәр халкы өчен электр энергиясенә түләүләр дә үсәчәк. Газ плитәсе электр белән эшли торган  фатирлар 1 кВт/сәг өчен 3,78 сум түләгән булса, хәзер 3,93 сум түләячәк. Чүп чыгару өчен бәяләр дә 4 процентка үсүе көтелә. Моңа кадәр 1 м/куб чүп чыгару 380,50 сум булса, киләсе айдан 380,52 сум булачак. Билгеле булганча, Дәүләт Думасы депутатлары торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне “катырырга” тәкъдим иткән иде.

Июнь башында төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры да игътибарны юнәлтеп карады, әмма тарифларны арттырмау буенча бернинди дә карар кабул ителмәде. Тарифларны арттырмаган очракта, керемнәр 300 млрд сумга кимиячәк, дип хәбәр иткәннәр иде министрлыкта.

 

 
Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев