Яңалыклар тасмасы

1 майдан – яңа пособие

8-17 яшьлек балалары булган мохтаҗ гаиләләр 1нче майдан пособиегә гариза тапшыра ала.

Әлеге түләү апрельдән үк билгеләнәчәк. Ягъни 1 майдан соң гариза тапшыручыларга берьюлы ике айга – апрель һәм май айларына акча биреләчәк. Тик балага 8 яшь апрель аенда тулган булырга тиеш. 

Пособие алуның төп шарты – гаилә кеременең аз булуы. Ягъни, гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктә җан башына исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.

Пособиенең төп күләме – 50%, ил буенча ул 6150 сумны тәшкил итә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пособие

Нет комментариев