Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 октябрьдән хезмәт хаклары арта

Индексация барлыгы 3 миллионнан артык кешегә кагылачак.

1 октябрьдән кайбер категориягә керүчеләрнең хезмәт хаклары артачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Дәүләт хезмәткәрләре булмаган дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 5,5 процентка күтәреләчәк. Алар арасында хисапчы, каравылчы, кассир, машина йөртүче, комендант һәм экспедитор бар.

Шулай ук «Россия тимер юллары» хезмәткәрләренең, тимер юлларга хезмәт күрсәтүчеләрнең окладлары артачак. «Россия тимер юллары» контролендәге учреждениеләрдә, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр дә күбрәк акча алачак.

1 октябрьдән барлык элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һәм аларга тиңләштерелгән башка көч ведомстволарының элеккеге хезмәткәрләренә – Иминлек федераль хезмәте, Федераль саклау хезмәте, Тышкы разведка хезмәте, РФ Тикшерү комитеты, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр, таможня һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнары хезмәткәрләренең пенсияләре индексацияләнәчәк.

Индексация барлыгы 3 миллионнан артык кешегә кагылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев