Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш!

Чаллыда күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау 95 процентка башкарылган.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эшләргә тукталды. 

Күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау 95 процентка тәмамланган. Аларда лифтлар яңартылган. Фасадларны ремонтлау – 91 процентка, җылылык челтәрләрен яңарту 94 процентка тәмамланган. Торак йортларны капиталь төзекләндерү 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. 

Җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның чираттагы этабы дәвам итә. 222 йортның – 193енә, 26 балалар бакчасының –  25енә, барлык сәламәтлек саклау учреждениеләренә  кайнар су бирелгән. 

Илья Зуев әйтүенчә, җылылык челтәрләрен ремонтлау техник яктан киеренке бара. Шәһәрдә «Яшьлек», «Автозавод» проспектларын, «Боровецк» күперен төзекләндерү эшләре дәвам итә. 

ТР Рәисе тәкъдиме белән барлыкка килгән «Безнең ишегалды» программасы буенча 71 ишегалды тәртикә китерелә. Бүгенге көндә ишегалларында юлларның 79 проценты ремонтлаган. Яктырту эшләре 77 процентка башкарылган. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ремонт, мәктәпләрне, мәгариф учреждениеләренең ашханәләрен төзекләндерү эшләрен вакытында тәмамларга кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев