Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда эшкә яраксызлык кәгазьләрен дистанцион рәвештә теркәү тәмамлана

Исегезгә төшерәбез, республикада эпидемиологик вәзгыять начар булу сәбәпле, 4нче февральдән татарстанлыларга мондый мөмкинлек бирелгән иде.

Хәзер исә эшкә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерү бары тик табиб караганнан соң яисә табибны өйгә чакыртканнан соң гына мөмкин. 

Кайнар линиянең 122 номеры буенча рәсмиләштерелгән электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре дистанцион рәвештә ябылачак һәм социаль иминиятләштерү фондына тапшырылачак. 

Чаллының 5нче шифаханәсендә 4нче февральдән 5нче мартка кадәр эшкә яраксызлык кәгазьләрен дистанцион рәвештә 124 кеше рәсмиләштергән. 

9нчы шифаханәдә андыйларның саны – 132.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар