Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

15 яшьлек малайның дәрестә дөньядан китү сәбәбе әйтелде

Алексеевск районында 15 яшьлек укучының үлем сәбәбе билгеле булды, дип хәбәр итә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Үсмернең никотин белән агулану фонында йөрәге һәм аортасы зарарланган.

Искәртеп үтик: 9 сентябрьдә Алексеевск районы мәктәпләренең берсендә 9 сыйныф укучысының рус теле дәресендә аңын югалтып үлүе хәбәр ителгән иде. Табиблар 2 минут эчендә килсәләр дә, үсмерне коткара алмаганнар.

Соңрак Татарстан Тикшерү комитеты, экспертиза нәтиҗәләренә сылтама белән, укучы наркотиклар белән агуланган, дип белдерде. Тикшерүчеләр ачыклаганча, дәрес алдыннан үсмер мәктәп территориясендә тәмәке һәм электрон тәмәке тарткан.

12 сентябрьдә «Балигъ булмаганга карата наркотик чаралар куллануга тарту, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү» маддәсе билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Ике көннән Татарстан прокуратурасы җинаять эше кузгату турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Күзәтчелек ведомствосы фикеренчә, бу маддә буенча җинаять эше кузгату өчен нигез юк. 15 яшьлек үсмернең моңа кадәр наркотик матдәләр куллануы турында төгәл мәгълүмат булмаган.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, экспертиза укучыда наркотик матдәләр эзләрен тапмаган. Шул сәбәпле, прокуратура тикшерү ведомствосының ашыгып нәтиҗә чыгаруына игътибарны юнәлтте.

http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев