17 яшьлек егет наркотик таратучылар белән эшләгән
Алабугада яшәүче үсмер 24 төргәкне өендә саклаган.
Алабугада яшәүче 17 яшьлек үсмергә карата тикшерү эше судка җибәрелде. Егет законсыз рәвештә наркотиклар сатырга җыенуда гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның сентябрендә яшүсмер Интернет челтәре аша билгесез кешедән 50 грамм чамасы наркотик матдә яшерелгән урынның координатасын ала. Ул аны икенче өлкәгә наркотик кулланучыларга илтеп бирергә тиеш була. Бу эш өчен акча түләргә вәгъдә итәләр. Алдан килешү буенча, гаепләнүче наркотик матдәне 24 төргәккә бүлеп тутыра, сәфәр алдыннан өендә саклый.
Әмма барысы да план буенча барып чыкмый – тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре гаепләнүченең эзенә төшә.
Хокук сакчылары яшьләргә җинаятьчел ысуллар белән акча эшләү тәкъдимнәрен кире кагарга кирәклеген искәртә. Мондый җинаятьләр өчен җәза – 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев