Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"18 яшьтән бирле бер сайлауны да калдырмадым"

Ландыш Солтанова: “Киләчәктә дә шундый уңай шартлар, матур һәм төзек биналар булсын өчен сайлауларда катнашырга кирәк”

“Сайлауларга инде мин кечкенә чактан ук йөрим. Әти-әнием мине һәрвакыт үзе белән ияртеп алып бара иде. Күңелемә ул җырлы-биюле, тәм-том сатылучы бәйрәм чарасы кебек уелып калган”, - ди 82 “Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиясече Ландыш Солтанова.

 Быелгы сайлаулардан да  Ландыш ханым читтә калмаган. Ул Чаллының иң зур һәм заманча мәктәпләренең берсендә, 41 нче гомуми белем бирү йортында урнашкан 2062 сайлау участогында, тавыш бирде.

“Күрәсезме нинди матур, төзек мәктәп. Биредә балаларга белем алу өчен нинди генә заманча җиһазлар, сыйныфлар юк. Исең китәрлек... Ә бит болар барысы да кайчандыр безнең дөрес тавыш бирү нәтиҗәсе. Киләчәктә дә шундый уңай шартлар, матур һәм төзек биналар булсын өчен, һичшиксез, килеп, лаеклы кешеләрне сайларга кирәк. Бу безнең һәркайсыбызның бурычы”, - ди Ландыш Рәзиф кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев