Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 189 йорт кайнар сусыз кала

Опрессовкалауның дүртенче этабы башлана.

Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынауның өченче этабы тәмамланып килә. Барлыгы 28 деффект ачыкланган, аның 26сы инде төзәтелгән.

16 июльдә опрессовкалауның дүртенче этабы башлана. Яңа шәһәрдә 189 күпфатирлы йорт, 12 мәктәп, 21 балалар бакчасы, 14 сәламәтлек саклау учреждениесендә кайнар су бирү туктатыла. 

«Кайнар су бирү гадәттә 14 көннән иртәрәк бирелә. Ләкин кешеләр 14 көннән артык кайнар сусыз яшәмәскә тиешләр», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар су опрессовкалау