Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2017 елда ана капиталы суммасы артмый

2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала, дип белдерә РИА "Новости"РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә сылтама белән. "Ана капиталы индексацияләнмәячәк", дип соңгы нәтиҗә икәнен белдергән министр. Үз чиратында, Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов "Новости" агентлыгына әлеге мәсьәлә буенча әле фикер алышу баруын һәм...

2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала, дип белдерә РИА "Новости"РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә сылтама белән. "Ана капиталы индексацияләнмәячәк", дип соңгы нәтиҗә икәнен белдергән министр. Үз чиратында, Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов "Новости" агентлыгына әлеге мәсьәлә буенча әле фикер алышу баруын һәм соңгы карарны хөкүмәт бюджетны караганнан соң октябрь аенда кабул итәчәген белдергән иде. Элегрәк вице-премьер Ольга Голодец 2017 елда ана капиталы индексациясе Хөкүмәт белән килешенә алмаган бердәнбер мәсьәлә, дип билгеләп үткән иде. 2016 елда ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итте. Программа 2018 елга кадәр, шул елны тулаем кертеп, озайтылган иде. Искәртеп узабыз: 2007 елда гамәлгә кергән ана капиталы икенче балалары һәм аннан соң туган яисә уллыкка алган гаиләләргә бирелә торган ярдәм булып тора. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, ана пенсия белән тәэмин итүгә яки инвалид бала өчен фатирны җиһазландыруга тотылырга мөмкин. tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X