Сайлаулардан соң беркетмәләрнең 13,88 проценты эшкәртелгән: «Бердәм Россия» алда бара
Яңалыклар тасмасы

Сайлаулардан соң беркетмәләрнең 13,88 проценты эшкәртелгән: «Бердәм Россия» алда бара

Якынча мәгълүматларга караганда, тагын дүрт партия 5 процентлык чикне узган.

Россия Федерациясе IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулардан соң беркетмәләрнең 13,88 проценты эшкәртелгән. Әлегә 57,54 процент тавыш белән «Бердәм Россия» партиясе алда бара. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итте.
Якынча мәгълүматларга караганда, тагын дүрт партия 5 процентлык чикне узган. КПРФ 13 процент, ЛДПР 9 процент, «Яңа кешеләр» 7 процент һәм «Гадел Россия» 5,16 процент тавыш җыйган.
Мәскәү вакыты буенча 20:55 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучылар саны 56,66 процент тәшкил иткән. Ил территориясендәге соңгы сайлау участоклары 21:00 сәгатьтә ябылган. Татарстанда 18:00 сәгатькә сайлаучыларның 72,4 проценты тавыш биргән. Шулай итеп, республикада сайлаучыларның активлыгы Россиядәге күрсәткечтән югарырак булды дип әйтергә мөмкин.
Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм аның белән бергә барган кампанияләр җомга, 18 сентябрьдә, башланды һәм бүген, 20 сентябрьдә, тәмамланды. Илдә барлыгы 20 меңгә якын депутат мандаты һәм вазифа яңартылачак.
Татарстанда шул ук вакытта Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар һәм өстәмә муниципаль сайлаулар узды. Республика территориясендә сайлау участоклары 20:00 сәгатьтә ябылды.


Нет комментариев