Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

2017 елда фитра, фидия сәдакасы һәм зәкәт түләү өчен нисаб күләме билгеле булды

Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе - Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип...

Ураза гаете 25 июньдә билгеләп үтеләчәк. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасының мәгънәсе - Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме 100 сум дип билгеләнде.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. "Без шатланган кебек, алар да сөенсен", - ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре, үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 198 мең сум дип билгеләнгән. Бер ел кулланылмый торган 198 мең сум акчаң (байлыгың) булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 198 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев