2026 елда картлык буенча кемнәр пенсиягә чыга ала?
Пенсия күләме нәрсәгә бәйле?
2026 елда Татарстан халкына картлык буенча ике төрле пенсия уңайлы: иминият һәм социаль. Иминият пенсиясен алу өчен 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк. Болар булмаган кешеләр социаль пенсия алала.
Киләсе елда картлык буенча социаль пенсиягә 1957 елгы ир-атлар һәм 1962 елгы хатын-кызлар чыга ала.
Кеше социаль пенсиягә чыкмыйча, өстәмә стаж һәм өстәмә баллар туплау өчен, эшләвен дәвам итәргә мөмкин. Бу очракта ул социаль пенсиядән күбрәк булган иминият пенсиясенә өметләнә.
Киләсе елда пенсиянең минималь күләме 9424,1 сум тәшкил итә. Әгәр бу пенсионерның бердәнбер яшәү чыганагы икән, аңа 2026 елда репсубликадагы яшәү минимумына – 16 098 сумга җитәрлек өстәмә акча түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев