23 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

23 августка Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

23 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз явуы көтелә.

Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +16.. +21˚, көндез +25.. +30˚ градус.

Иртәгә, дүшәмбе көнне, 23 августта, Чаллыда көндез көчле яңгыр һәм боз көтелә. Аномаль-эссе һава торышы уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска югары булачак.

Киләсе атнаның уртасына кадәр бөтен республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы һәм урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев