Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

24 – 30 октябрьгә йолдызнамә

Кучкар. Бу атна бик катлаулы һәм бәхәсле булырга мөмкин. Теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен сезгә киртәләр аша үтәргә туры киләчәк. Атнаның икенче яртысында күп нәрсәләрне дөрес якка үзгәртеп җибәрергә дуслар ярдәм итәчәк.

Үгезбозау. Башкаларның проблемаларын үз җилкәгезгә алмаска тырышыгыз. Күбрәк үзегезгә игътибар итегез. Ял көннәрендә озын сәяхәтләр планлаштырмагыз. Өйдә булыгыз, ял итегез, гаиләгез белән берәр кая чыгып кайтыгыз. 

Игезәкләр. Бу атнада яңа нәрсәләргә өйрәнергә мөмкинлек биреләчәк. Тизлек, активлык, стандарт булмаган карарлар, вакыйгаларга тиз арада реакция сезнең эшегезне тизләтергә ярдәм итәчәк. Шәхси тормышыгызда да уңышка ирешерсез.

Кысла. Атна уңышлы узачак, барысы да сезнең кулда. Бу вакыт очрашулар, сәяхәтләр, контактлар төзү һәм нәтиҗәле аралашу өчен кулай булыр. Фәнни яки иҗади эшкә күчү яхшы. Ялларда үзегез генә калып, уййларыгызны тәртипкә китерегез. 

Арыслан. Мөһим тәкъдимне кабул иткәнче, барысын да уйларга кирәк. Чәршәмбегә кадәр кискен чаралар күрмәгез. Пәнҗешәмбе көнне сезнең планнар бозылырга мөмкин. Җомга көнне шик юкка чыгар. Бу атнада гаиләгезгә игътибарлырак булыгыз. 

Кыз. Тынычланыгыз һәм борчылмагыз. Эштә бераз проблемалар килеп чыгуы бар. Көчегезне кирәкле эшләргә генә тотарга тырышыгыз. Бу атнада кыска гына булса да ял алыгыз. Ялларда кирәксез очрашулардан баш тартыгыз. Көнне үзегезгә багышлагыз. 

Үлчәү. Сез игътибар үзәгендә, яңа очрашулар һәм танышулар булачак. Шәхси тормышта вак-төяк әйберләргә таянырга кирәкми. Сөйгән ярыгыздан күңелле дә, көтелмәгән дә сюрприз көтегез. Ял көннәрендә рәхәтләнеп ял итәрсез.

Чаян. Бу атнада сез үтә актив булырсыз. Кәефегез дә шәп булачак. Якын кешеләрегезнең теләкләрен тормышка ашырыгыз. Бу сезне тагын да бәхетле итәчәк. Җитәкчеләрнең дә ышанычын яулап алырсыз һәм алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр.

Укчы. Иҗади омтылышлар, физик активлык һәм шәхси тормыш өчен яхшы атна булачак. Җомга көнен җиңел кичке аш һәм тыныч музыка астында үткәрү яхшырак. Атна ахырында ял итү һәм озын сәяхәткә чыгып китү өчен уңайлы булыр.

Кәҗәмөгез. Амбицияләрегезне читкә куегыз, үзегезне тыйнак тотыгыз. Бу сезгә тизрәк нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Йортыгыз турында онытмагыз, анда тәртип урнаштыру һәм уңайлыклар тудыру – сезнең бурыч. 

Сукояр. Чәршәмбе көнне артык эшләр башкармагыз. Рухи яктан камилләшү турында уйлагыз. Ял көннәрендә театрга, музейга, концертка барыгыз. Туганнарыгыз белән каршылыклар булырга мөмкин. Сабыр булыгыз!

Балыклар. Дүшәмбе көнне кыю планнар белән ашыкмаска киңәш ителә. Кичектерелеп килгән эшләрне тәмамлагыз. Чәршәмбе яңа танышулар һәм яңа роман башлау өчен уңайлы чор. Хәзер бернәрсәгә дә шикләнмичә катгый эш итү яхшырак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев