Яңалыклар тасмасы

25 апрельдән Чаллыда янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак

25 апрельдән Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнашачак.

Ул эшләгән чорда коры үләнне һәм чүп- чарны яндыру, ачык утта ризык әзерләү, торак пунктлар территорияләрендә куркынычлылык 1-3 класслы пиротехника әйберләрен бакчачылык ширкәтләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары, урман яннары белән чиктәш оешмалар, шулай ук урман-парк зоналарында куллану тыела. Махсус режим 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/36130


Нет комментариев