28 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

28 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

28 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр, җепшек кар явачак.

Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 16 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..-4˚, көндез +3..+8˚ градус.

Чаллыда исә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән явым-төшем, төнлә юеш карлы. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы +2..-1˚. Көндез һаваның максималь температурасы +3.. +7˚.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев