Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

29 гимназиядә балалар спектакль куйды

Аларның Чаллы дәүләт педагогия университеты галимнәре бәяләде.

29 гимназиядә Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның V төбәкара конференциясе узды. Бирегә Чаллы дәүләт педагогия университеты галимнәре килде. Иң беренче аларны Туфан Миңнуллин исемендәге музей белән таныштырдылар. 

Конференция өч юнәлештә (укытучыларның эзләнү эшләре, журналистик язмалары, укучыларның иҗади эшләре, “Театр яктылыкка, нурга илтә!” театр коллективлары чыгышлары) алып барылды. Башка еллардан аермалы буларак, читтан торып, сферум аша да чыгыш ясаучылар булды. 

Эшләрне филология фәннәре кандидаты, доцент Ринал Хаҗиев, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәзинә Мөхиярова, филология фәннәре кандидаты, доцент Илзирә Мөбәрәкшина, Яр Чаллы шәһәре мәгълүмати-методик үзәк белгече Рәшидә Хисаметдинова, “Мәйдан” республикакүләм әдәби-нәфис, иҗтимагый журналның баш мөхәррире Резеда Гасыймова бәяләде. 

Быел Яңа Чишмә, Алексеевск районнары читтән торып катнашса, Нурлат, Балык Бистәсе, Кама тамагы районы театр коллективлары кунакка килде. Аларның  чыгышлары, укучыларның саф татар телендә сөйләшеп, чын артистларча уйнавы залда утыручыларны таң калдырды. Нәтиҗәдә Нурлат районының 11нче сыйныфлары “Аерылабыз, хуш инде” әсәре белән Гран-прига лаек булдылар. Балык Бистәсе театр коллективы “Әлдермештән Әлмәндәр “ әсәре белән  1нче урынны яулады.

Чаллының “Адымнар” полилингваль мәктәбе укучылары ”Җан кисәккәем” әсәре белән шулай ук 1 нче урынга лаек булды. 29 гимназия укытучысы Лилия Сөббух кызы җитәкчелегендәге театр коллективы башлангыч сыйныфлар арасында 1нче урынны алды. Алар ”Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев