Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

3 яше тулган сабыйлар балалар бакчаларында урын белән тәэмин ителергә тиеш

Чаллыда балалар бакчаларына төркемнәр туплау дәвам итә. Ата-аналар баланы кабул итүгә гариза статусын Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерә ала.

Гаризага « ... санлы балалар бакчасына юнәлдерелгән» дигән статус бирелгәч, сабый турында мәгълүмат мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелә. Аңа кадәр бала әле электрон чиратта тора. Шуңа күрә гаризаны даими рәвештә тикшереп торырга кирәк. 

Әгәр 3 яшьтән өлкәнрәк балага 15 апрельгә кадәр балалар бакчасында урын бирелмәсә, ата-аналарга кайнар линия телефонына (8-800-100-70-10) шалтыратырга кирәк. Бу очракта белгечләр иң кулай балалар бакчасын сайларга ярдәм итәчәк.
Мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең адресы: яңа шәһәр, 20/07А, 1 нче кабинет, 8.00 дән 12.00 гә кадәр, чәршәмбедән тыш, көн саен кабул итә.  

Белешмәләр өчен телефоннар: 56-12-67; 56-14-71
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев