Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

31 май - балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләрең һөнәри бәйрәме

31 май көнне балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яр Чаллыда әлеге бүлекне 14 еллап Римма Искандрова җитәкли. Балаларның сәламәтлеген һәм аларның яшәү шартларын аның белән бергә 53 инспектор кайгырта.

- Шәһәребездә 108 меңләп балигъ булмаган бала бар. Исәптә исә 600 ләп яшүсмер һәм 700 ләп имин булмаган гаилә тора. Балалар, гадәттә, кибетләрдән әйберләр урлау, талау кебек очраклардан соң исәпкә бастырыла. Исерткеч эчемлекләр, наркотик матдәләр белән мавыгучы гаиләләр, балаларына тиешле тәрбия бирмәгән яки, гомумән, үз нарасыеның тормышын куркыныч астына куйган ата-аналар да безнең игътибардан читтә калмый. Мәсәлән, быел үз балаларын кыерсыткан дүрт әти-әнигә карата җинаять эше кузгатылды, - дип сөйләде белгеч.

Гомумән, шәһәребездә балигъ булмаган балалар тарафыннан башкарылган җинаять эшләренең кимүе күзәтелә. Агымдагы елның 5 ае эчендә барлыгы шундый 57 җинаять теркәлгән булган.

- Мондый нәтиҗәләргә без ел дәверендә үткәрелә торган профилактика чаралары ярдәмендә ирештек. Мәктәпләрдә балалар белән даими үткәрелеп тора торган очрашулар, бәйгеләр аларны "кыек юл"дан саклап калырга, тайпылганнарга исә киредән дөрес юл буенча атлап китәргә ярдәм итте. "Форпост" яшьләр отрядлары да яшьтәшләр арасында тәртипне саклап калырга булыша. Мәсәлән, 14 ел элек шәһәребез урамнарында шактый гына сукбайларны күрергә мөмкин иде. Бүгенге көндә алар юк диярлек. Шәһәребездә барлыгы шундый ун кеше исәптә тора. Алар белән дә актив эш алып барыла, - дип аңлатты Римма Искандрова.

Белгеч сүзләренчә, җәйге чорда да балалар белән эш туктатылмаячак. Мәктәп һәм шәһәрдән читтәге лагерьларда да инспекторлар белән очрашулар, бәйге, уеннар үткәрү планлаштырылган. Моннан тыш шәһәр оешмаларына эшкә урнашкан балалар да күзәтү астында булачак.

- Безнең өчен чит балалар юк! Бөтенесе өчен дә йөрәк авырта. Шуңа да балалар белән булган һәр очракны тикшереп, төн уртасында да аларны коткару яки булган җинаятьне ачыклауга китәбез. Гаилә әгъзаларыбызга рәхмәт, безне аңлыйлар. Форсаттан файдаланып әлеге өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләремне дә һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим. Барыбызга да сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар телим, - дип котлады белгеч.

Әйтергә кирәк, бәйрәм алдыннан шәһәребезнең Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсенең "Үзәк" бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы, полиция майоры Людмила Печерица республика һөнәри осталык бәйгесендә гомуми зачетта беренче урынны алып кайтты. Җиңүче Татарстан исемен Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә яклаячак. Инспекторны ирешкән уңышлары белән тәбриклибез!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев