32-33нче микрорайон халкы  күпкатлы йорт төзүгә каршы
Яңалыклар тасмасы

32-33нче микрорайон халкы күпкатлы йорт төзүгә каршы

Сәбәбе нидә?

Яр Чаллы шәһәренең 32-33нче микрорайонында яшәүчеләр шәһәр советы депутаты Татьяна Гурьевага коллектив мөрәҗәгать юллаганнар. Шәһәр советының 23нче сессиясендә депутат әлеге мөрәҗәгать белән хезмәттәшләрен таныштырды. 

«Шәһәрдәшләр әлеге микрорайонда күпкатлы йорт төзелсә, машина кую, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында урыннар җитмәячәк дип борчыла. Шулай ук сәламәтлек саклау учреждениләрендә дә чиратлар», – дип хәбәр итте депутат. 

Санитар нормалар буенча зиратның санитар зонасы 500 метр тәшкил итәргә тиеш, бу мәйданда төзелеш эшләре 2048 елда гына башланырга мөмкин. 

«32,33нче бистәләрдә яшәүчеләр Орлов зираты янында күп катлы йортлар төзүне туктатуны таләп итә», – диде депутат. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


төзелеш күпкатлы йорт бәхәс низаг

Нет комментариев