Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

340 урынлы яңа бакчага 313 гариза кабул ителгән инде - ФОТОЛАР

Чаллы мэры Наил Мәһдиев 69нчы микрорайонда урнашкан «Сандугач» балалар бакчасы төзелешен карады.

69нчы микрорайонда төзелүче яңа балалар бакчасы 31 июльдә балаларны кабул итә башлаячак. Объектның подрядчысы – «Твой дом» оешмасы. Бакчаны финанслау күләме – 690 млн сум. Бина 70 процентка  әзер, хәзерге вакытта эчке эшләр башкарыла.  

 

– Балалар бакчасы 340 урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә ата-аналардан 313 гариза кабул итеп алдык. Әлегә 27 урын буш. Чиратта торган балалар да бар. Бакчада барысы 18 төркем, шул исәптән 11е ясле төркеме булдырылачак. Коллектив бүгенгә 71 процентка кадрлар белән тәэмин ителгән, – дип сөйләде яңа бакчаның мөдире Юлия Юлчурина.  

– Үткән ел гына 69нчы комплекста 1501 урынга исәпләнгән мәктәп ачкан идек, бүген инде 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак, – дип сөенечен белдерде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев