4 айлык баласының баш сөяген сындырган ана эшен судка җибәрделәр
Яңалыклар тасмасы

4 айлык баласының баш сөяген сындырган ана эшен судка җибәрделәр

Сак чарасын озайту турындагы материал каралачак.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга узган елның сентябрь аенда булды. Исерек ана елаган 4 айлык баласын тынычландырмакчы була. Сабый туктамагач, бар көче белән берничә тапкыр башына суга. Баланы авыр хәлдә Казан хастаханәсенә озаттылар. Сабыйның башы каты имгәнде, баш сөяге сынды. Тулырак монда.

Хәзерге вакытта яшь әни сак астында. Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Баласын имгәткән хатын турында күршесе: «Сабыйга гел суга иде»

Фото ТР Тикшерү комитеты

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев