52нче комплекста тавыш-гауга чыгарга тора
Биредә яшәүчеләр вышкага каршы.
52нче комплекста яшәүчеләр дә телефон вышкасына каршы чыкты. Аны балалар бакчасы каршында урнаштырып киткәннәр.
«Әлеге вышка балалар бакчасы верандасыннан 15 метр ераклыкта гына. 52нче мәктәп бар. Вышкадан мәктәпкә кадәр 100 метр ара. Закон буенча 580 метр булырга тиеш. Ә монда тиз-тиз генә, кеше уйларга өлгергәнче дип, куйдылар да киттеләр. 52нче комплекста бөтен җирдә бар бит инде ул. Мин санаганы гына дүртәү», – ди 52нче комплекста яшәүче активист Шәргыя Фәтхиева.
Вышканы узган атнада җомга урнаштырганнар. Хәтта бетон катканын да көтеп тормаганнар.
«Пәнҗешәмбе көнне урын әзерләп куйдылар. Җомга иртән идарә итү компаниясенә киттек. Әле бетон салганнар гына иде, хәтта кипмәгән иде. Идарә итү компаниясеннән әйләнеп кайтуыбызга баганы урнаштырып та куйганнар. Бетонның катканын да көтмәгәннәр. Багана чыдамыйча аварга мөмкин бит. Тавыш чыкканчы, тизрәк эшне бетерик дигәннәрдер, күрәсең», – ди Шәргыя Фәтхиева.
52нче комплекста яшәүчеләр имзалар җыеп прокуратурага һәм шәһәр мэрына хатлар әзерли. Алар багананы барыбер сүттерергә тырышачак.
Бу инде шәһәрдә беренче очрак түгел. Исегезгә төшерәбез, 51нче комплекста яшәүчеләр тавыш куптарып багананы алдыртуга иреште. Бу хакта монда язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев