Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

5нче шәһәр хастаханәсен төзү өчен урын эзлиләр

Җир участогы ике атнадан билгеле булачак.

 

 

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, 5нче шәһәр хастахәнәсен төзү өчен җир сайлау бара. Әлегә берничә урын карала.

– Вариантларны без төзелеш идарәсе белән берлектә карыйбыз. Безнең өчен җир мәйданы һәм логистика буенча җайлы булуы мөһим. Төзелеш өчен участокны сайлау белән хәбәр итәрбез, – диде ул матбугат конференциясендә.

Искәртеп үтәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган шәһәр советы утырышында ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев 1/09 йортында урнашкан медицина учреждениесен күчерергә яңа бина төзү өчен ярдәм сораган иде. Президент уңай җавап бирде.

Шулай ук Николаев Мәләкәс арүягы территориясендә урнашачак медицина офисы проекты да экспертиза үткәнен әйтте. Бу медицина офисы 4нче шәһәр шифаханәсенә беркетелгән. Анда шәһәрдәшләребезне гомуми практика табиблары кабул итәчәк.

 

Зөһрә Вәлитова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация